Машина йөрми - юллар җимерелми

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
«Республика юлларын җимерергә беркемгә дә рөхсәт итмәячәкбез”, - дип белдерде Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин. Җаваплы идарәчелек юлларны язның начар тәэсиреннән саклап калуга аеруча зур игътибар бирергә булган.

Юлларны язның тискәре йогынтысыннан саклауның төп ысулы – авыр йөк транспортына чикләүләр кертү. Быел әлеге карар 15 апрельдән башлап гамәлгә керде һәм төгәл бер ай, ягъни 14 майга кадәр дәвам итәчәк.

Әйтергә кирәк, бу төбәк һәм шәһәр юлларына гына кагыла. Федераль карамактагы юллардан йөрү тәртибе исә үзгәрми.

Яз көне кар эрү сәбәпле, җир катламы дымлана. Бу машина юлларына шактый тискәре йогынты ясый. Сыйфат ягыннан какшаган асфальт катламы исә авыр йөк машиналары тәэсирендә тагын да тизрәк җимерелә. Ә бу инде автомобиль хуҗалары өчен зур уңайсызлыклар гына тудырып калмый, ә юл-транспорт һәлакәтләре саны артуга да сәбәп була. Шуңа күрә, йөк машиналарына карата махсус чикләүләр кертү мәҗбүри чара булып тора.

- Төбәк һәм шәһәр юлларында йөк машиналарына йөрү тулысынча тыелачак, дигән сүз түгел. Әгәр дә йөк хуҗалары өчен машиналарның чикләүләр кертелгән юллар буйлап узуы мөһим икән, аларга махсус рөхсәт алырга туры киләчәк. Бушлай түгел, әлбәттә... - дип аңлатты Татарстанның юл хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин.

Акча җыю йөк транспортының асфальтка китергән зыянын каплау максатыннан эшләнә. Аның күләме исә машиналарның авырлыгы һәм транспорт күчәрләре күләменә карап билгеләнә.

Федераль юл агентлыгының Идел-Нократ төбәгендә машина юллары идарәсе инженеры Александр Анисимов сүзләренә караганда, әлеге төр чикләүләрне төбәк юллары өчен генә түгел, ә федераль трассаларда да кертү кирәк.

- Тиешле документлар әзерлеккә-әзер, тик алар һаман да расланмаган. Шуңа күрә быел Татарстан аша узучы федераль юлларда йөк машиналары өчен чикләүләр булмаячак, - дип белдерде җитәкче.

Шул рәвешле, ай дәвамында төбәк һәм шәһәр юлларында бары тик билгеле бер таләпләргә буйсына торган машиналар гына иркенләп йөри ала. Бер күчәрле машина – 6 тонна, ике күчәрлесе – 5 тонна, ә өч күчәрле транспорт чарасы исә күп дигәндә 4 тонна булырга тиеш. Әлеге кагыйдәнең үтәлешен күзәтү өчен республика юлларында 42 махсус урын булдырылган.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, әлеге кагыйдә барлык төр транспорт чараларына да кагылмый. Пассажир автобуслары, азык-төлек һәм дару ташый торган машиналар да “тынычлыкта” кала. 16 тоннага кадәр булган бензин, дизель һәм башка төр ягулык таратучы транспорт та шушы исемлеккә керә.

Рәмзия ЗАКИРОВА
http://intertat.ru/
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International