Иске Чокалы авылы музеена сәяхәт

2014 елның 29 марты, шимбә

Безнең мәдәният йортында кечкенә генә музей бар. Ул кечкенә булса да, анда тарих үзе яши кебек.

 Иске Чокалы авыл китапханәсенең «Туган тел» клубына йөрүче балалар белән шул музейга «Халкымның үткәне» исемле күзәтү оештырдык. Сөйләшүне  авылыбыз тарихыннан башланды. Һәрбер экспонат белән якыннан таныштырып, алар тормышта ни өчен кулланылганын укучыларга аңлаттым. Балаларда бу зур кызыксыну уятты, алар үзләре дә шул әйберләрне тотып, эшләп карыйсылары килде. Бүгенге һәм үткән тормышны шул әйберләр аша күзалларга мөмкинлек туды. «Үткәне булмаганның-киләчәге юк» диләр, без дә мизгелгә генә булса да үткәнгә кайтып килдек. Халкыбызның көнкүрешен, йолаларын, бәйрәмнәрен тагын бер кат искә алдык.

 Рамилә Гафурова, китапханәче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International