1 апрельдән Чүпрәле мәктәпләрендә беренче сыйныфка электрон гаризалар кабул ителә башлый

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

1  апрельдән беренче  сыйныфка   гаризалар  кабул ителә башлый.

 Әлеге уңайдан 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә быел беренче сыйныфка барырга тиешле укучы-балалары булган әти-әниләр белән очрашу узды.

  Мәктәп директоры Лилия Насыйбуллина  һәм башлангыч белем бирү буенча директор урынбасары Нина Митрошкина әти-әниләргә укучыларны мәктәпкә кабул итү тәртибе турында аңлаттылар, мәктәп тормышы белән таныштырып үттеләр. Бүгенге мәгълүматлар буенча 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенә  әлегә 52 бала килер дип көтелә. Әмма бу соңгы сан түгел.

 1 сыйныфка кабул итү өчен гаризалар Татарстан Республикасы электрон мәгарифе порталы аша (edu.tatar.ru) электрон рәвештә кабул ителә . Порталда яшәү урыны буенча теркәлгән район һәм мәктәп исемен  табарга, аннан соң  “Мәктәпкә  кабул итү”  (“Подача заявления на прием в школу”)  дигән язуны ачып, балагызны беренче  сыйныфка  кабул итүләрен сорап язган  гариза  калдырырга кирәк.

 Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International