"Әкият" балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме узды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе

Иске Чүпрәледәге “Әкият” балалар бакчасында “Нәүрүз” бәйрәме узды.

 Гореф-гадәтләребезне искә төшерү, яшь буында рухи байлыкны баету  максатыннан бәйрәм иртәсендә балалар бүлмәдә-бүлмәгә йөреп, “нәүрүз” әйтеп, йомырка, ярма җыеп йөрделәр. Аннан бәйрәмгә Яз кызы-Нәүрүзбикә килде. Ул Кыш бабай белән төрле ярышларда ярышты. Билгеле бу көрәштә балалар аңа бик теләп булыштылар, көч сынаштылар.

 Соңыннан яз турында җырлар җырланды, шигырьләр әйтелде. Җыелган әйберләрдән каргалар килү хөрмәтенә, ботка пешердек, тәмлеләрдән сыйландык. Нәүрүз тынычлык, иминлек бәйрәме булып истә калсын.

 Алсу Насыйрова, тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International