Чүпрәле районыннан сатып алучыларга бүген көненә 76 тоннага якын сөт сатыла. Аның 53,7 тоннасы төрле җәмгыятьләрдә җитештерелсә, 22 тоннасы шәхси хуҗалыкларга туры килә.
Сөтне соңгы вакытларда “ак нефть“ дип тә атый башладылар. Бәясенә, һәм әлеге продукциягә булган ихтыяҗга караганда, аның шулай, нефтькә тиңләшерлеге бәхәссез. Районда сөт саву күләменең, кайбер җәмгыятьләрдә сыерларның баш саны артуы да шуңа нигезләнгән. Үткән елның шушы чорында Чүпрәле фермаларында 52711 кг. сөт җитештерелгән булса, быел бу сан 5511 кг.га арткан. Җитештерүнең бу тармагында да “Цильна“ җәмгыяте алдынгылыкны бирми. Җәмгыятьтә бүгенге көнгә 3 тонна сөт артык савылып, бер көнлек савым 15000 кг.ны тәшкил итә. “Ак Барс-Чүпрәле“ агрофирмасының да барлык филиалларында сөт саву күләме артты. Тик менә “Шәйморза“, “Берёзка“ җәмгыятьләре генә сөтнең “ак нефть“ булуы белән килешмиләр һәм сөт саварга өйрәнеп җитә алмыйлар. Аларда бер сыерга туры килгән савым 8,3 – 7,6 кг.ны гына тәшкил итә. Ә район буенча бер сыерга туры килгән уртача савым – 12,9 кг.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча консультанты Айваз Абязов сөт җитештерүдәге мондый аермалыкларны терлекчелеккә төрлечә караш белән аңлата.
–“Цильна“ җәмгыяте сөт җитештерүне 20 процентка арттырды. Икътисадны, базар вәзгыятен дөрес аңлап алар элеккеге дуңгызчылык биналарын да сыерлар кертерлек итеп үзгәртеп кордылар. Ике елга җитәрлек азык запасы булдырылган, сыерларның баш санын арттырдылар. Боларның барысы да хезмәттә югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә, -ди ул.
Билгеле, бер урында таптанучыларга, яисә таптанып та кала алмыйча артка тәгәрәүчеләргә бер сыердан 25 кг. сөт җитештерүчеләрдән көнләшергә генә кала. Тик шулай да бу көнләшү “ак көнләшү“ булсын һәм алдынгыларга тигезләшергә омтылуга китерсен иде.
Резидә Җамалтдинова