Чүпрәле мәдәниятчеләре Спартакиадага әзерләнә

2014 елның 18 марты, сишәмбе

 Чүпрәле мәдәниятчеләре Спартакиадага әзерләнә

22 мартта «Акчарлак» йөзү бассейнында район мәдәният учреждение хезмәткәрләренең ( музей, китапханәчеләр, мәдәният йортлары)  Спартакиадасының     I этабы узачак.  Спартакиада  барлыгы өч этапта үткәрелә, аның икенчесе апрельдә, өченчесе май аенда булачак.

 Район мәдәният учреждение хезмәткәрләре җиде кустка бүленеп көч сынашачаклар.     I этапта алар йөзү, өстәл теннисы һәм дартс буенча осталыкларын күрсәтәк.

 Әлеге чара сәламәтлекне саклау, мәдәният хезмәткәрләрен спортка тарту һәм 2014-Мәәният елы кысаларында уза.

 Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International