2014 елның ике аенда Чүпрәледә 24 исерек шофер тоткарланды

2014 елның 18 марты, сишәмбе

Автотранспорт руле артына исерек килеш утыруның җинаятькә тиң икәнлеге күптәннән мәгълүм.

 Андыйларга карата закон да көннән- көн диярлек кырыслана бара. Башкача мөмкин дә түгел. Юллардагы машиналар саны һәм аларның хәрәкәт итү тыгызлыгын исәпкә алганда, исерек шоферның “сәяхәте” ни белән бетәсе көн кебек ачык. Бер гөнаһы булмаган кешенең шушы сәрхүш аркасында бәлага таруы аеруча кызганыч. Исерекләргә карата автоинспекторлар бик җитди көрәш алып баралар. Бер ни белән дә алыштыргысыз кеше гомерен саклау, аның иминлеген тәэмин итү һәрчак беренче планга куела. Шуңа да карамастан, быелның ике аенда 24 исерек шофер тоткарланды. Үткән атна аеруча “уңышлы” булды, алты шоферның эше җәмәгать суды каравына тапшырылды. Шунысы аяныч, исерек килеш правасын алдырган берәү кабат исерек хәлдә, правасыз руль артына утыра. Әлбәттә, аны закон тагын да кырысрак күзлектән караячак. 

 Айрат Хуҗиев, автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы, полиция өлкән лейтенанты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International