"Ягез әле, кызлар!"

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

7 нче март көнне Матак авыл мәдәният йортында " Ягез әле, кызлар!" исемле конкурс үтте. Чарада 9-11 сыйныф кызлары катнашты. Бәйрәм уен - ярыш формасында оештырылган иде. Кызлар һәр биремне җиренә җиткереп,  иҗади якын килеп үтәргә тырыштылар. Чарага нәтиҗәне жюри  командаларның оригинальлегенә, юмор сәләте, сәхнәдә үз-үзләрен тоту осталыгына карап ясады. "Бригада" командасы I, "Клубнички" командасы II урынга лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International