12 нче март көнне Чүпрәле “Туган якны өйрәнү” музеенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына бгышланган Яшь экскурсоводның “Бер экспонат тарихы” бәйгесе булып узды.
Бу бәйгедә районның күп мәктәп укучылары катнашты. Яңа Кәкерле төп белем бирү мәктәбенең укучысы Закиров Айваз Илнур улы Советлар Союзы Герое Алимов Зариф Закир улына багышланган шәҗәрә эшен тәкъдим итеп, район күләмендә икенче урынны яулады.Айваз Илнур улы мактау грамотасы белән бүләкләнде.