Әлифба бәйрәме

2014 елның 17 марты, дүшәмбе

14 нче мартта Марс урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Әлифба бәйрәме” уздырылды. Укучылар бу бәйрәмгә зур тырышлык белән әзерләнделәр. Чөнки бу бәйрәм балаларның  беренче уңышларын яктыртучы бәйрәмнәрнең берсе бит әле. Әйтерсең лә әти-әниләр каршында укучылар   беренче имтиханнарын тоттылар.Матур шигырьләр, күңелле җырлар да бүләк иттеләр.Бу бәйрәмдә 5  сыйныф укучылары да читтә калмады. Бәйрәмне матурлап җырлы-биюле чыгышлары белән катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International