Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Чүпрәле муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Территориаль планлаштыру
Районның инвестицион паспорты
Район тормышы
Милли проектлар
Иске Чүпрәле авылында төзекләндерү
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Кадрлар политикасы
Программалар, проектлар, конкурслар
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Статистик мәгълүматләр
Ачык бюджет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Туризм
Тематик бүлекләр
Социаль эшмәкәрләргә һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм
Иҗтимагый совет
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Яшь гаиләләргә торак
Инициатив бюджетлаштыру
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламенты
Муниципаль-хосусый партнерлык
Профсоюз тормышы
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәр план чорына Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе
Район Советының утырышлары һәм карарлары
Проектлар
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыкнамәләре
Муниципаль норматив хокукый актлар реестрлары
Антикоррупцион экспертиза НХА
Муниципаль норматив хокукый актлар регистры
Шәхси мәгълүматларны яклау
Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталы
Законнарны аңлату
ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча укыту-консультация пунктлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Районы башлыгының рәсми блогы
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Контактлар
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Гражданнарның язма мөрәҗәгатенә таләпләр
Норматив-хокукый актлар
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Гаризалар үрнәкләре
Җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы ерак арада гражданнарны кабул итә
Элемтә өчен
Чүпрәле Муниципаль Районында “Кайнар Линия” Телефоннары Эшен Оештыру Турында Мәгълүмат
Элемтә өчен мәгълүмат
Халыктан сорау алу
Ышаныч телефоны
Сезнең фикер
Муниципаль районнар
Чүпрәле муниципаль районы
Сагына мөгаллимнәрен мәктәбем
2014 елның 13 марты, пәнҗешәмбе
Кече Чынлы урта мәктәбендә эшләп, лаеклы ялга чыккан, хәзергесе вакытта Иске Чүпрәле авылында гомер кичерүче хезмәт ветераны, хөрмәтле Маһирә Ибрагим кызы Махмутова , шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле бәйрәм уңаеннан , без - Кече Чынлы урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары Маһирә апаларда кунакта булдык. Ул безне һәрвакыттагыча куанып каршы алды. Маһирә апа үзенә генә хас тырышлыгы, үҗәтлеге һәм булдыклыгы нәтиҗәсендә ярты гасырга якын гомерен мәгариф эшенә багышлап, әллә ничә буын балаларына белем һәм тәрбия бирде.Аның өенә килеп керү белән аннан ниндидер яктылык, җылылык бөркелүен тоясың. Нәкъ үзе сыман. Бу тормышта да ул якты, мәгънәле эзле һәм әлеге сыйфатын балаларында, оныкларында тәрбияли алган. Ә Ходай тарафыннан бирелгән кеше гомере өчен шуннан да мөһимрәк ни бар тагын?1... Маһирә апа! Сез, яшәү мәгьнәсен изгелек, матурлык, күңел сафлыгы, каһарманлык кебек төшенчәләрдән аерылгысыз дип раслап, бөтен белемегезне, күңел байлыгыгызны балаларга юнәлдергән тынгысыз, таләпчән һәм киң эрудицияле педагог буларак, коллективта намуслы хезмәтегез, ихласлыгыгыз белән абруй казандыгыз. Сезнең һәркайсыгызга һәйкәл салырлык, тик таш сын гына Сезнең эчке халәтегезне күрсәтеп тә, аңлатып та бирә алмас иде. Әйе, әлегә дөнья үлчәүләренә салынмый торган игелек, изгелек, мәрхәмәтлелек һәм кешелеклелек дигән сыйфатлар бар. Шушы кешелек сыйфатларының орлыкларын Сез һәрбер укучыгызның күңеленә чәчә алдыгыз. Тормышның һәр мизгеленнән ямь табып, җир йөзендәге иң күркәм, иң сабыр затларның берсе буларак, чәчкәләр сыман тирә-юньгә шатлык, гүзәллек өләшәсез. Гомер юлыгыз мәктәп сукмагы буйлап үтте. Без Сезнең сулышны, энергияне әле дә тоеп яшибез. Мәктәбебезнең гүзәл үрнәге буларак, Сезне онытмадык һәм онытмабыз! Сездәй олы йөрәкле шәхесләр генә дөньяны яшәтә, яшәртә. Кече Чынлы мәктәбе Сездәй мөгәллимнәре белән горурланып яши. Мәктәп тарихында Сез лаеклы урын алып торасыз. Аның уңышларында, абруенда өлешегез зур Сезнең. Мәктәп Сезне сагынып яши. Киләчәк көннәрегезгә бәрәкәт, ныклы исәнлек, күңел тынычлыгы, шатлыклы озын гомер телибез. Гөлсинә Шайдуллина, Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең педагог-оештыручысы.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
11
декабрь, 2025 ел
Чүпрәле районында Ватан Геройлары көненә багышланган спорт бәйрәме узды
Дүрт спорт эстафетасы һәм дуслык атмосферасы — Чүпрәле районында Ватан Геройлары көнен шулай билгеләп үттеләр
«Без бергә булдыра алабыз» спорт бәйрәме Чүпрәле районындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны берләштерде
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм Халыкара инвалидлар декадасына багышланган иде
2025 елның 12 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе” ФДБУнән 2025 елның 11 декабрендә 18 сәгатьтән 12 декабрьнең 18 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында ГТО кышкы фестивале кысаларында ГТО отличие билгеләре ияләре бүләкләнде
ГТО нормативларын тапшыру мәктәпне тәмамлаучыларга югары уку йортларына кергәндә өстәмә өстенлек бирә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз