Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу буенча эш планнары каралды

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

 Чүпрәледә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алу буенча эш планнары каралды

2015 елның маенда халкыбыз  Бөек  Ватан сугышында  Җиңүнең   70  еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу вакыйгага нибары елдан аз гына артык вакыт калып бара, шушы вакыт эчендә сугыш ветераннары өчен күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк һәм, әлбәттә, әлеге чара кысаларында яшь буында патриотк тәрбия бирү беренчел мәсьәләләрнең берсе булып тора. 

  1941-1945 еллардагы  Бөек  Ватан сугышында  Җиңүнең  70  еллыгын үткәрү планы һәм әзерлек чаралары  район башкарма комитетында узган чираттагы  утырышта каралды. Утырышта районның төрле оешма вәкилләре, район мәгариф, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

 – Безгә төгәл эш белән шөгыльләнергә: Бөек Җиңүнең 70 еллыгы исеменә аталган скверлар ачарга,  авылларга килеп кергән җирләрдә агач үсентеләре утыртырга, һәйкәлләрне  төзекләндерергә, мәктәпләрне геройларыбыз исемнәре белән мәңгеләштерергә, стендларны яңартырга  тиешбез ... Беркем дә онытылмый, без  Бөек  Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен белергә бурычлы,- диде  район  башлыгы Александр Шадриков.

 Чыгыш ясаучылар яшь буын арасында патриотик тәрбия бирү юнәлешендә башкарылган эшләргә тукталдылар.  Бөек  Ватан сугышы ветераннарының өйләренә барып, хәлләрен белүләре турында сөйләделәр. Яшь буын арасында  эшләп җиткерелмәгән эшчәнлеккә басым ясадылар.

 Районда  бүгенге көндә 43 ветеран яши. Район халкына социаль ярдәм күрсәтү идарәсе тарафыннан әлеге ветераннарга  һәм 245 ветераннарның тол хатыннарына,  819 тылда хезмәт куючыларга   социаль паспорт тутырылачак.  Социаль паспорт үз эченә аларның  автобиографияләрен, тормыш-көнкүреш шартларын барлауны, нинди медицина ярдәменә мохтаҗ булуларын барлаячак.

 -Һәр көннең һәр минуты кадерле. Ветераннарыбыз -чын тарих шаһитлары, алар  исән чакта  сөйләгәннәрен, ниләр күргәннәрен  барысын да алып калырга тиешбез, -диде район   башкарма   комитеты  җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов.

 Җиңүнең  70  еллыгына әзерлек барлык авыл җирлекләрендә дә алып барылачак.  Бөек  Ватан сугышы ветераннарын мәктәп укучылары гына түгел, волонтерлар, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре дә кайгыртачак, дигән фикергә килделәр. Аларның берсе дә аралашуга мохтаҗ булырга тиеш түгел.

 

Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International