Без Яңа Уби авылына килгәндә балалар бакчасын, төп мәктәпне һәм фельдшерлык-акушерлык пунктын берләштерәчәк күпфункцияле үзәк төзелешендә эш “фронт”ы кайный иде. Прораб Сергей Тихонов җитәкчелегендәге 24 кешене берләштергән бригада ике катлы бинаның түбәсендә кирпеч кую буенча соңгы эшләрне башкара.
–Шушы көннәрдә түбә ябу эшенә керешәчәкбез. Эшне тиз тотарга тырышабыз, план буенча июль айларында тапшырырга кирәк, салкыннар гына бераз комачаулады,-ди төзүчеләр башлыгы.
Яңа Уби авылы районда кечкенә авыллардан саналмый, биредә 242 хуҗалык исәпләнә. Аларда 653 кеше яши, шуларның 42сен мәктәпкәчә яшьтәге балалар тәшкил итә. Авылда 9 сыйныфны берләштергән төп мәктәп бар. Анда 114 укучы белем ала. Әмма мәктәп 1929 елда төзелгән берничә агач бинаны берләштерә. Бу биналар ерак үткәннәребезнең тарихи ядкәре. Чөнки әлеге корылмалар совет чорында элекке чиркәү бинасын сүтеп, ясалган. Димәк, төзелеш материаллары XVIII гасырныкы булып чыга.Агач биналарның берсендә–башлангыч, икенчесендә–урта, өченчесендә–өлкән сыйныфлар, башкаларында ашханә, спортзал, технология кабинетлары урнашкан. Инде күп авыл балалары уку елы башыннан бирле файдаланган җылы санитар узелларны да бу биналарга кертеп булмаган.
Авылларында мондый күпфункцияле үзәк төзелүгө халык та, укытучылар, балалар да бик шат, әлбәттә. Менә аларның кайберләренең фикерләре.
Анфиса Дергунова (мәктәптә китапханәче булып эшли):
–Мин өч бала анасы. Олы улым мәктәпне тәмамлады инде, уртанчысы 7 сыйныфта укый, ә сентябрь аенда кече кызым Ольга беренче сыйныфка барачак. Кызым яңа мәктәпкә килер дип ышанам. Мәктәбебез бик иске, күптән кирәк иде безнең авылга яңа мәктәп. Без, укытучылар коллективы да, авыл халкы да, бик шатбыз. Башка мәктәп укытучылары кебек барлык шартлары булган мәктәптә эшләү турында хыяллана идек.
Валентина Долгова (озайтылган көн төркеме тәрбиячесе):
–Авыл халкы да, укучылар һәм без, укытучылар да, 10-15 елдан бирле яңа мәктәп турында хыялланабыз. Балаларым мәктәпне тәмамлаган булсалар да, яңа мәктәп булачагы турындагы хәбәрне бик шатланып кабул иттеләр.
Арина Ярзуткина (7 сыйныф укучысы):
–Ур-ра, яңа уку елыннан яңа мәктәптә укый башлаячакбыз. Мәктәбебез чыннан да иске инде, авария хәлендә дисәк тә ялгышмам. Болай җылы үзе, әмма җилле көнне җил бөтен ярыклардан кереп, бар җылыны суырып бетерә. Без иптәш кызларым белән музыка, җыр, биюне яратабыз, киләчәктә музыкаль белем алу турында хыялланабыз. Яңа мәктәптә бәлки әлеге юнәлештә түгәрәкләр эшли башлар дигән өметебез дә бар.
Марина Ефимова һәм Ольга Ярзуткина (8 сыйныф укучылары):
–Без булачак яңа мәктәпнең беренче чыгарылыш сыйныф укучылары булачагыбыз белән бүген үк горурланабыз. Ниһаять, бар шартлары да булган спортзалыбыз, аерым уку кабинетлары булачак. Безнең мәктәптә спорт белән шөгыльләнүче укучылар күп. Күптән түгел генә Яшел Үзән шәһәрендә республика буенча чаңгы ярышларында беренче урынны яулап кайттык. Бәлки киләчәктә яңа мәктәбебезгә район, республика күләмендә үткәрелә торган чараларга йөрү өчен транспорт та бирерләр әле.
Римма МӘҮЛЕТОВА