Иң актив укучыга бүләккә- ноутбук, ә иң актив мәктәпкә -интерактив җиһаз булачак

2014 елның 12 марты, чәршәмбе

Иң актив укучыга бүләккә- ноутбук, ә иң актив мәктәпкә -интерактив җиһаз булачак

«IТ-чемпион 2014» конкурсы Татарстанда янә старт алды. Исегезгә төшерәбез,  әлеге конкурс үткән ел оештырылган иде.

 Быел конкурста укучылар гына түгел, ә мәктәпләр дә катнаша  ала. Укучылар ике этапта көч сынашачаклар, шәхси кабинетларга керү мөмкинлеге 15 мартта биреләчәк.

“Иң актив  укучы” номинациясендә җиңүчеләр  ноутбуклар , ә “Иң актив мәктәп”ләр интерактив  комплект җиһазлары һәм  мобиль сыйныфлар белән бүләкләнәчәк.

Конкурс кысаларында барлыгы  306 ноутбук, 51 комплект  интерактив  җиһаз, өч  мобиль сыйныф һәм 2000нән артык истәлекле бүләкләр тапшыру каралган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International