Районда «Торак -2014» күзәтү-профилактик операциясе даими үткәрелеп торуга карамастан, янгын чыгу очраклары кимеми. Бүгенге көнгә ел башыннан алып дүрт янгын очрагы теркәлде.
–Бер атнада гына ике янгын булды. 6 мартта Иске Шәйморза авылында килеп чыккан янгын нәтиҗәсендә икефатирлы йортның түбәсе тулысынча янып бетте. Янгын килеп чыгуга сәбәпче булып, электр җиһазларын дөрес монтажламау тора.
8 мартта Татар Бизнәсе авылына чыгарга туры килде. Янгында торак йорт корылмалары юкка чыкты һәм йорт терлекләре һәлак булды. Бу очракта мичнең төтен юлларының төзек булмавыннан янгын килеп чыккан,-ди район янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Инсаф Шакиров.
Шушы көннәрдә генә Иске Чүпрәле авылының көньяк-көнбатыш өлешендәге көнкүреш калдыклары полигонында чүп-чарга ут каба. Янгын күзәтчелегенең вакытында барып җитүе, янгынга җәелеп китәргә ирек бирми.
“Торак-2014” операциясе кысаларында янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре 3456 шәхси торак йортларда булганнар. Шуларның 157се-күпбалалы гаиләләр, 345е ялгыз торучы өлкәннәр, 153е имин булмаган гаиләләрдә. Һәркайсында аңлату эшләре алып барылган, саклык кагыйдәләрен үтәү киңәш ителгән. Бу очракта, кырысрак яңгыраса да, янгыннан саклану–һәркемнең, беренче чиратта, шәхси эше, диясе килә. Ут-күз булмасын өчен, саклык, күрик җәмәгать.
Гөлия Фәизова