Әфган сугышында һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре 10 мең сум ярдәм алачаклар

2014 елның 11 марты, сишәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган ветераннарның гаиләләре әгъзалары 10 мең сум күләмендә матди ярдәм алачак. Татарстан республикасы Министрлар Кабинеты боерыгын Премьер-министр вазифаларын башкаручы Алексей Песошин имзалаган. Матди ярдәм бирүне Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәл итәчәк. Республикада  мондый гаиләләр саны-492, Чүпрәледә- 8әү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International