Кече Чынлы урта мәктәбендә Гаилә бәйрәме узды

2014 елның 5 марты, чәршәмбе

Кече Чынлы урта мәктәбенең 2 сыйныфында сыйныф җитәкчесе Зөлфия Фәхретдинова һәм тәрбияче Миләүшә Хөсәенова җитәкчелегендә «Гаилә бәйрәме» үткәрелде.

 Бәйрәмдә сыйныф  укучыларының барлык әти-әниләре катнашты.Бәйрәмнең  беренче  өлешендә укучылар тарафыннан әти-әниләргә багышланган шигырьләр сөйләнелде,күмәк һәм аерым җырлар  җырланды.Укучылар үзләре әзерләгән бүләкләрен әти-әниләренә тапшырдылар.

 Икенче өлешендә әти-әниләр белән  кызыклы   викторина уздырылды,серле табышмакларга җаваплар әйтелде.Җырлы-биюле уеннар уйналды.Балалар тарафыннан  төрле  биюләр башкарылды.

 Ата-ана һәм  балаларның үзара мөнәсәбәте бер-беренә мәхәббәте,  ышанычы,үзара  аңлашуга  нигезләнгән. Бары  шул чакта гына  гаиләдә һәркем үзен чын  мәгънәсендә  бәхетле  итеп тоя.

 Миләүшә Хөсәенова, тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International