Мәктәптә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узды

2014 елның 4 марты, сишәмбе

Без яшибез Татарстанда                       

Берсе аның – матур татар теле,

Белергә кирәк ике телне:                       

Икенчесе – бөек рус теле.

Без татар телен яратабыз.Безнең мәктәптә «Татарча да яхшы бел» исемле күңелле бәйрәм булды.Бәйрәмне  татар теле укытучыбыз Сираева Тәнзилә Гумеровна әзерләде.

Без татарча күңелле сөйләштек,уеннар уйнадык,шигырьләр сөйләдек, җырладык,биедек. Сорауларга җаваплар бирдек. Бәйрәм безгә бик ошады.

Татар теле-күңелле тел

Сөйлә,сөйләш,күңел ач!

 Анастасия Егорова , Чуваш Бизнәсе башлангыч мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International