“Акчарлак” бассейнында йөзү буенча ярышлар уза

2014 елның 3 марты, дүшәмбе

“Акчарлак” бассейнында йөзү буенча ярышлар уза

Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм Чүпрәле районында йөзү спортын популярлаштыру максатыннан 7 март көнне “Акчарлак” йөзү бассейнында 18 яшькә кадәрге кызлар һәм яшүсмерләр, шулай ук оешма һәм предприятие хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар үткәрелә. Старт 14.00 сәгатьтә.

Исегезгә төшерәбез: райондашларыбызның һәм күрше өлкәләрдә яшәүчеләрнең күп санлы сорауларын искә алып, “Акчарлак” бассейнындагы сауна алдагы көннәрдә дә даими эшләвен дәвам итәчәк,- ди бассейн мөдире Руслан Вильданов.

 

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International