Көзгегә үпкәләргә урын юк. Чүпрәле "Березка"сында моны аңлыйлармы?

2014 елның 28 феврале, җомга

Узган саннарның берсендә аграрийларның имтихан тотуы турында язган идек. Шундый “имтихан” “Чүпрәле-Азык” агрофирмасында да үтте. Дөрес, бу җәмгыять хәзер инде яңача “Березка” дип атала. Әмма исем алыштырганнан гына җисем үзгәрми дигәндәй...

 Әлеге агрофирма берничә еллар элек Уби, Шигали, Алешкин-Саплык, Зур Чынлы авыл җирлекләрендәге пай җирләрен арендага алып, оештырылган иде. Бу урында бер мәзәкне искә алып китәсе килә. Урынын бушата торган җитәкче кала торганына өч конверт тапшыра икән дә, еллар үткән саен бер-бер артлы ачарга куша . Бер ел үткәч конвертны ачкан яңа җитәкче “уңышсызлыкларыңны миңа сылта”, дигәнне күрә. Ике ел үткәннән соң да уңышысызлыкларыңның бер өлешен миңа сылтый аласың дигәнгә тап була әле ул. Өч ел үтә, өченче конверт ачыла. Ә анда “Хәзер инде үзеңә үпкәлә” дигән сүзләр язылган була.  Әлеге мәзәктә мәгънә бар, әлбәттә.

 Үткән ел җәмгыять 4665 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар иккән. Бер гектарга туры килгән уңыш – 15,7 центнер. Теоретик яктан ничек эшләргә кирәклекне белсәләр дә, белемнең практикада кулланылмавы күренә. Җәмгыять җитәкчесе Рәфәгать Алиуллов салымнарны, хезмәт хакларын вакытында түләп барабыз ди, ә бүгенге көн  моның киресен раслый. Сыерларның баш саны элеккедән үк җитешмәсә дә, һаман да әле терлек башын район ветеринария службасы белән килешмичә, расходка чыгару фактлары бар. 16-20 айда каплатылырга тиешле таналар, тиешле авырлыкка җитмәү сәбәпле, соңга калып каплатыла. Боларның барысы да хуҗалык икътисадына тискәре йогынты ясый.

 Шулай да Рәфәгать Алиулловның киләчәккә прогнозлары өметле. Ул докладында хуҗалыкның һәрбер тармагына тирән анализ ясады. Кимчелекләрнең нидән килеп чыкканын мисалларда аңлатып күрсәтте. 2014 елда кимчелекләр өстендә эшләргә дигән бурычлар куйдылар үзалларына җәмгыять җитәкчесе дә, белгечләр дә. Белгечләргә килгәндә аларның эшләргә, хуҗалык икътисадын баткаклыктан чыгарырга теләкләре барлыгы тоела. Һәрхәлдә, үзләре башкарган эшкә аңлап якын килүләре шуны күрсәтә.  “Березка”лылар бу елда бер сыердан 3800 литр сөт саварга (2013 елда район буенча бер сыерга туры килгән сөт күләме- 4775 кг.), терлек азыгы әзерләү техникасы, ике  сөтүткәргеч сатып алырга планлаштыралар.  Ел елга артында түгел, ди халык. Башланган кебек аның соңы да бик тиз килеп җитә. Нәкъ менә шул, ел ахырында конкрет сөйләшүләр, кемнең кем икәнлеген аңлар өчен шундый имтиханнар оештыра кебек район җитәкчелеге. Ир сүзе бер була, дигәндәй, сынатмаска булсын иде!

 Резидә Җамалтдинова  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International