Хөрмәтле укучыларыбыз! 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан яңа бәйге игълан итәбез. Ул “Минем әнием” дип атала.
Һәркем өчен дөньяда иң газиз кеше ул–Әни. Сездән шушы бөек затларны– әниләрегезне олылаган, хөрмәтләгән, матур сүзләр белән әйтелгән, үзегез иҗат иткән шигъри юллар көтеп калабыз.
Иң әйбәт дип табылган шигырьләр 8 Март–Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан махсус чыгарылачак газета битендә һәм газетаның интернет сайтында chuprale-online.ru урын алачак. Ә иң-иңнәргә бүләкләр дә булачак. Шигырьләрне әниләр белән бергәләп төшкән фотолар белән тулыландыру хуплана гына. Сездән язма, электрон хатлар көтәбез!