Чүпрәле тармакара технология техникумы укучылары Казанга чаңгы ярышларына бара

2014 елның 25 феврале, сишәмбе

Зона да җиңгән чаңгычыларыбыз Казанда ярышачаклар.

 Шушы көннәрдә генә Иделаръягы зонасына кергән Апас, Буа, Чүпрәле һәм Яшел Үзән районнарындагы башлангыч һәм урта һөнәри уку йортлары командалары арасында чаңгы буенча ярышлар булып узды. Районыбызның тармакара технологияләр техникумы составында Николай Долгов, Петр Порфирьев, Эдуард Нурин, Василий Шевелев һәм Александр Пляшов кебек оста спортчылар көч сынашты. Ирекле стильдә алар өч километрлы араны иң кыска вакытта үтеп финиш сызыгына беренче килделәр һәм зона ярышларында җиңү яулап Дипломнар белән бүләкләнделәр. 27 февраль көнне алар Казанда үтәчәк ярышларда районыбыз данын яклаячаклар.

 Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International