8 мартта ял итәбез, ә 23 февральдә юк.

2014 елның 15 феврале, шимбә

8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан исә өч көн ял итәбез. 8 март бәйрәме шимбәгә туры килә. Бу очракта хезмәт кодексы нигезендә өстәмә ял көне өстәлә. Шулай итеп 10 март ял көне итеп билгеләнә.

Ватанны саклаучылар көне быел якшәмбегә туры килә. Бу ял көне 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге бәйрәменә кушыла. 4 ноябрь сишәмбегә туры килә. 1 һәм 2 ноябрьләр шимбә һәм якшәмбе булганга, 23 февральдәге ял 3 ноябрьгә күчерелә. Нәтиҗәдә, россиялеләр ноябрь аенда 4 көн ял итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International