Әфганчылар хөрмәтенә район үзәгендә чаралар булачак

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

15 февральдә Совет Армиясе гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан район үзәгендә бәйрәм чаралары үткәреләчәк.

 Батыр каһарманнарыбызның якты истәлеген барлап, район үзәгендәге әфганчылар монументы янында тантаналы митинг узачак, веноклар куелачак, район мәдәният йортында концерт булачак.

 Аннан соң, райондашыбыз И.Хайбуллов истәлегенә багышланган хоккей турниры узачак. Анда 1997-1999 елларда туучы яшьләр катнашачак. Чаралар 9.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International