2014 елның 1 маеннан таможня берләшмәсенең “Сөт һәм сөт продукциясенең куркынычсызлыгы турында”гы техник регламенты үз көченә керәчәк.
–Техник регламент нигезендә предприятиеләргә киләчәктә эшкәртүгә тапшырылучы кайнамаган сөткә, кайнамаган майсызландырылган сөткә һәм кайнамаган каймакка декларация кабул итү таләп ителми,-ди бу уңайдан ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең чик буе ветеринария контроле бүлеге начальнигы урынбасары Р.Шәйдуллин.
Каядыр кулланышка озатылыр алдыннан кайнамаган сөт, кайнамаган, майсызландырылган сөт һәм кайнамаган каймак продукцияләренә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә тиеш.
Базарларда сөт һәм сөт продукциясен сатучы физик затлар кулланучыларга үзләре тәкъдим иткән продукцияләренең ветеринария-санитария өлкәсендә куркынычсыз булуы, продукцияне әзерләү датасы, әзерләү урыны (адресы) турында тулы мәгълүмат бирергә бурычлылар.
Сатучы кулланучыга кайнамаган сөт продукциясе сатканда үз продукциясенә санитария-ветеринария экспертизасы үткәрелүен раслаучы тиешле документларны күрсәтергә һәм сөтне кайнатмыйча кулланырга ярамавы турында кисәтергә тиеш булачак.
Ә менә сөт продукцияләрен эшкәртүче май-сыр заводлары, предприятиеләре дәүләт теркәве үтәргә тиеш.
Римма МӘҮЛЕТОВА