Виктория-олимпиада җиңүчесе

2014 елның 11 феврале, сишәмбе

Иске Шәйморза урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Виктория  Егорова  “Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә”дигән принципка нигезләнеп яши.

 Ул музыка, әдәбият белән кызыксына, төрле бәйгеләрдә катнаша. Виктория – авыл, районда гына түгел, республикада да билгеле укучы. Быелгы уку елында ул чуваш теле һәм әдәбиятыннан Республика күләмендә үткән олимпиадада беренче урын алып, Чебоксар шәһәрендә узган регионара ярышларда туган теле һәм әдәбияты буенча төпле белем күрсәтеп, җиңүче исемен яулады.

 Викториянең җиңүендә аның җитәкчесе югары категорияле, чуваш теле укытучысы, ике ел рәттән “Наш лучший учитель” гранты иясе Федорова Зинаида Петровнаның да өлеше зур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International