Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе яңалыклары.

2014 елның 10 феврале, дүшәмбе

Яңа Кәкерле төп гомуми белем бирү мәктәбе алдагы елларда очырган карлыгачларын каршы алды. Матур традицияләрнең берсенә әйләнгән бу студентлар белән очрашу яңа идеяләр, төпле фикерләр алышу белән үрелеп барды. Яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән беренче сыйныф укучылары өйрәнгән талантларын күрсәтеп, студентларны нык шатландырдылар. Үз чиратында алар да кимен куймады, кызыклы сорауларга җавап биреп, җырлап- биеп күңел ачтылар.Бу көнне мәктәп шау-гөр килеп торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International