Чүпрәледә иң популяр исемнәр

2014 елның 7 феврале, җомга

2013 елда  туучы балалар арасында нинди исемнәр популяр икән?  Әлеге уңайдан  район ЗАГС бүлегеннән сорашып белештек.  Алар арасында менә ниндиләре бар:

Малайлар арасында: Айдар, Әмир, Айназ, Ислам, Рияз, Рузәл, Салават, Сагит, Фаяз, Алексей, Антон, Виталий, Игорь, Кирилл, Тимофей.

Кызлар арасында: Азалия, Мария, Арина, Валерия, Виктория, Крестина, Ләйсән,  Олеся, Элина, Сабина, Аделина. Полина, Самира, Эльвина.

Болай дип кушучылар да булган, алары сирәк очрый торганнардан: Исмал, Мирослав, Моисей, Фадель, Мурат, Варвара, Злата, Рамина, Сафидә.

ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова әйтүенчә, соңгы елларда әти-әниләр балаларына элек еллардагы-әби-бабаларыбыз исемнәрен кушалар икән. Иң мөһиме, аның балага туры килүе һәм мәгънәсенең  әһәмияте, ди.

 

Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International