1 февральдән пенсияләр артты

2014 елның 7 феврале, җомга

Артулар, беренче чиратта, хезмәт  пенсияләренең  иминият өлешенә кагыла. Картлык, инвалидлык буенча алган һәм гаиләне тәэмин итүчене югалтканнарның  пенсия  күләмнәре дә  артачак. Хезмәт буенча түләнгән  пенсия– уртача 665 сумга, картлык буенча 691 сумга  артачак, инвалидлык  пенсиясе–431 сумга, гаиләне тәэмин итүчесен югалтканнарныкы уртача 430 сумга артыр дип көтелә.

 Пенсия   тагын бер кат 1  апрельдә артачак. Бүгенге көндә уртача  пенсия  күләме 10,7 мең сумны тәшкил итә, социаль  пенсия­нең  уртача күләме–6 мең сумнан артыграк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International