Кышкы сезонда юл һәлкатләре 20 процентка арта

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Җәйге чор белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре кышкы сезонда 20 процентка арта.

 Кышкы сезонда көн озынлыгы, ягъни якты вакыт кыскара, күз күреме начарлана. Шоферлар–куркынычсыз тизлек сайларга, ә җәяүлеләр үз-үзләрен тотышның машина йөртүчеләр өчен көтелмәгән хәрәкәт булачагын истән чыгармаска тиешләр. Караңгы вакытта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар (мәсәлән, браслетлар) файдаланырга киңәш ителә. Фаралар якыннан күрсәтү режимында янганда, җәяүлене 25-30 метрдан күреп була. Ә яктылыкны кире кайтаручы элементлар бу ераклыкны 130-140 метргача арттыра. Фаралар еракка яктырту режимында ул ара 400 метрга кадәр җитә.

 –Мондый элементлар куллану җәяүлеләрне бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә. Юлларда сак йөрегез,-ди ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Анатолий Михайлов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International