"Акчарлак" бассейнындагы сауна февраль аенда көн дә эшләячәк

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Югары уку йортлары студентлары һәм укучы яшьләр спартакиадасы кысаларында, 8 февраль көнне “Акчарлак” йөзү бассейнында студентлар һәм гомуми белем бирү буенча урта мәктәпләрнең югары сыйныфлары укучылары арасында, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 25 ел тулу уңаеннан йөзү буенча ярышлар үткәрелә.

– Шул ук вакытта, саунага йөрүчеләрнең күбәеп китүен исәпкә алып, 5 февральдән башлап “Сауна айлыгы” үткәрергә булдык, 17 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр һәр көнне сауна сезгә хезмәт күрсәтәчәк,- ди бассейн мөдире Руслан Вильданов.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.

 

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International