2013 елда Татарстанда 252 котыру очрагы теркәлгән

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

2013 елда Татарстанда 252 котыру очрагы теркәлгән. Бер кеше бу авырудан үлгән (Һиндстаннан йоктырып кайткан булган). Бер ел элегрәк шундый 296 очрак теркәлгән иде.

Котыру очракларының кимүе шуңа бәйле, урманнарда төлкеләр өчен ветеринария препаратлары кушылган алдавычлар кую системага салынды. Шундый алдавычны ашагач, төлкедә саклагыч антитәнчекләр хасил була һәм ул котыру белән авырмый башлый.

Россиянең кайбер төбәкләрендә, мәсәлән, Калининград өлкәсендә төлкеләр өчен алдавычлар кече авиация ярдәмендә ташлана, алай тизрәк тә, нәтиҗәлерәк тә. Татарстнда әлегә кулдан тарату ысулы гына кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International