Безгә статистика өчен генә статистика кирәкми – ТР Премьер-министры

2014 елның 31 гыйнвары, җомга

“Министрлыклар эшчәнлегендә үтә күренмәлек күбрәк булган саен, халыктан, ММЧ вәкилләреннән игътибар зуррак”, - дип саный Илдар Халиков.

   (Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Рүфинә Мобарәкшина). Кичә Казанда Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе коллегиясенең  2013 ел эшчәнлеге нәтиҗәсе һәм 2014 елга бурычлар мәсьәләләренә багышланган киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галиев катнашты.

 Доклад алдыннан Татарстанстат җитәкчесе Валерий Кандилов, узган ел дәүләт статистикасы өчен эш күп булды, дип билгеләп үтте.

 “Элеккечә, мәгълүмат ресурсларын күпләп куллану өстенлекле бурыч булып кала, - дип билгеләп үтте ул. – Бүгенге көндә республиканың эре һәм урта оешмалар хисапларының 90 проценты электрон рәвештә тапшырыла. Татарстан бу күрсәткеч буенча башка төбәкләр арасында әйдәп баручы урыннарның берсен били”. 13,5 меңнән артык предприятие хисапларын электрон рәвештә тапшыра.

 Ильдар Халиков докладны өзеп, бу күрсәткечне 96-97 процентка җиткерү зарур, дип белдерде. Татарстанстат җитәкчесе, бу юнәлештә уңай динамика күзәтелә, дип җаваплады. “Мәгълүматның кабатланган булуы түгел, ә беренчел булуы мөһим”, - дип басым ясап әйтте Татарстан Премьер-министры.

 В.Кандилов сүзләренә караганда, якын киләчәктә статистика органнары мәгълүмат технологияләрен үстерүне, хуҗалыклардан мәгълүмат җыюның заманча ысулларын даими кертүне максат итеп куя. “Муниципаль мәгълүмат ресурсларында статистика ведомстволарын берләштерү проблемасы күптән туды”, - дип белдерде Кандилов. Татарстанстатның “Ачык Татарстан” мәгълүмат порталында “Ведомстволар хисабы” бердәм дәүләт хисап системасына кертүдә катнашуы мөһим эш юнәлеше булды.

 Статистика органы системаның функциональ администраторы ролендә булды. “Без ресурслар структурасын көйлибез, күрсәткечләрнең кабатлануын юкка чыгарабыз, мәгълүматларның дөрес булуы һәм аларны тулыландыру буенча күзәтү алып барабыз”, - диде ул.

 Татарстан Премьер-министры актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде. “Монда министрлыклар сораган беренчел мәгълүматларның статистика хисабы өчен алынган чыганаклар белән туры килүе бик мөһим”, - диде.

 Халиков хисапның халык өчен ачык булуның мөһимлеген ассызыклады: “Министрлыклар эшчәнлегендә үтә күренмәлек күбрәк булган саен, халыктан, ММЧ вәкилләреннән игътибар зур. Безгә статистика өчен генә статистика кирәкми”, - диде.

http://www.tatar-inform.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International