Бүген республикада 22 градуска кадәр салкын, көнчыгыш районнарда – 25 градуска кадә.
Ростов өлкәсендәге аномаль һава шартлары Татарстанга янамый. Моннан тыш, киләсе атна башыннан температура күтәрелә башлый.
“Температура әкренләп күтәреләчәк, атна ахырында уңай һава шартлары булачак”, дип билгеләп үтте бүген ТР Хөкүмәт йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында республикада гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров.
Аның сүзләренә караганда, гыйнварның өченче декадасы, чыннан да, суык булды: аерым метеорология станцияләре температураның гыйнвар нормасыннан 11-12 градуска түбән булуын билгеләде. Сүз уңаеннан, гыйнварның өченче декадасында шундый ук һава торышы, 2000, 2006, 2010, 2012 елларда күзәтелгән. 2011 елның февраленең беренче декасында шундый ук һава торышы булган.
Захаров белдерүенчә, бүген республикада урыны белән кар явуы көтелә, көндез иң югары температура 17-22 градус салкын, көнчыгышта – 25 градуска кадәр. Иң түбән температура 23-28 градус салкын тәшкил итәчәк, ә аязганда – 34 градуска кадәр. 1 февральдә көндез иң югары температура – 19-24 градус салкын.
1 февральдән 2 февральгә каршы төндә температура 28-33 градуска кадәр төшәчәк, ә түбән урыннарда – 38 градуска кадәр. Якшәмбе явым-төшем көтелми. Көндез иң югары температура 17-22 градус салкын, көнчыгыш районнарда – 25 градуска кадәр.