2013 нче елның март аенда Республикада “IT- чемпион” бәйгесе старт алды. Бәйгенең 1 нче этабында ярыш бик киеренке барды. Безнең мәктәпнең (МБОУ “Новокакерлинская оош”) укучылары да бу ярышка бик теләп кушылдылар, тик 8 сыйныф укучысы Закиров Айваз Ильнур улын беркем дә уза алмады. Республика күләмендә 216000 укучы арасында 2918 балл жыеп, абсолют җиңүче булды. Бу зур җиңү укучыларыбызга бәйгенең алдагы этапларында да катнашу өчен көчле этәргеч булды.
Мәктәбебез укучылары бәйгенең 2 нче этабы башлангач та, җәйге каникул вакыты дип тормадылар, ярышта катнаштылар һәм призлы урыннарны бүлештеләр. Алар, 8 сыйныф укучысы Хакимова Инзиля Фазыл кызы һәм 3 нче сыйныф укучысы Закирова Дилә Ильнур кызы, 1нче һәм 2 нче урыннарны яуладылар.
Ниһаять, Яңа ел алдыннан гына бәйгенең 3 нче этабы төгәлләнде. Әлбәттә, бу юлы да безнең мәктәп укучылары сынатмады. 6 сыйныф укучысы Залялова Альфинә Айрат кызы 1 нче урынны, ә 8 сыйныф укучысы Сабирзянов Ренас Ришат улы 3 нче урынны яулап, безне шатландырдылар. Ә инде “IT- чемпион” бәйгесенең “Гимн авторы” номинациясендә дә безнең мәктәп укучысының җиңү яулавы безне тагын да дәртләндерде яңа бәйгеләргә өндәде. Ул- 8 сыйныф укучысы Закиров Айваз Ильнур улы. Җиңүчеләрне башкалабыз Казанда тантаналы төстә үткәрелгән кичәдә бүләкләделәр.