Фәннәр фестивале айлыгында татар теле һәм әдәбият укытучылары “Татар баласы-2014” бәйгесе үткәрде. Бу бәйгедә Әсәдуллина Алсу(5в), Җәмәлетдинова Элвира(5б),Вәлиәхмәтова Алмира(8а), Әхсәнова Динә(8б), Бахитова Гүзәл(9б), Тәҗетдинова Зөлфирә(9б), Яфизова Алсу(11б) катнашты. Алар “Таныш булыйк!”, “Без сәнгатькә гашыйкбыз!”, “Татар халкының милли ашлары”, “Милли бәйрәмнәр турында нәрсәләр беләсез?” дигән конкурсларда үзләренең җырга- моңга, аш- суга осталыкларын, чын татар кызлары икәнлеген исбатладылар.Җиңүче булып 9б сыйныф укучысы Бахитова Гүзәл билгеләнде. Аңарга куст күләмендә узачак бәйгедә уңышлар теләп калабыз.