Президент та сокланды

2014 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Республика урманчыларының узган елгы эшләренә йомгак ясау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, “Кичке Таң“ заказнигы ясаган бай күргәзмәне зур кызыксыну белән карап,  соклануларын белдерделәр.

– Анда ниләр генә юк иде: читән белән әйләндереп алынган урман аланына сыерчык оялары, җимлекләр, төлке, бүре, төрле кошлар, кыр тавыклары, бөркет, селәүсен чучелоларын куйган иде. Заказник эшчәнлеге турында бик күп файдалы мәгълүмат та бар иде биредә. Күргәзмәне республика җитәкчелеге дә, башка районнардан җыелган урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дә бик кызыксынып карады, – ди “Кичке Таң“ заказнигы белгече Тәлгать Нуриев.

Казанда “Корстон“ комплексында оешытырылган бу күргәзмәдән “Кичке Таң“ заказнигы, әнә шулай, бишле билгесе алып кайтты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International