Элек елларда берничә авылны берләштергән Фрунзе исемендәге хуҗалык районда иң эреләрдән санала иде. Аларны берләштереп торучы колхоз системасы юкка чыккач “эшсезлек” дигән афәт кара болыт булып ябырылды. Җирләрне пайга бүлгәләп законлы хуҗаларына бирү процессы башланды, аннан соң аларның кайбер өлешен инвесторлар һәм хуҗалык итүнең башка төрле милек формаларына караган җәмгыятьләр үз канаты астына алды.
Беренче вакытта районда яшәүче халыкның күп өлеше андый җәмгыятьләргә бик сагаеп карады. Җир, мөлкәт проблемаларын тудыручы, күпләрне эшсез калдыручы, вакытында акча түләмәүче “хуҗа” буларак күз алдына китерделәр аларны. Әйе, авыл хуҗалыгы продуктларын яңача алымнар белән эшләп җитештерүчегә, ялкау хезмәткәр кирәк түгел. Ул ничек җитте шулай эшләгәнне яратмый, аның үз таләбе. Аңа намуслы, ахыргы нәтиҗә өчен бөтен барлыгын биреп хезмәт куя торган кешеләр кирәк.Түбән Чәке авылының 2600 гектардан артык җирен үз мөлкәте итеп алган “Агротранспорт” җәмгыятенең еллык эшенә йомгак ясаганда да шундыйрак таләпләр куелды. Мондагы бөтен эшләр дә “Кем эшләми, шул ашамый!” принципыннан чыгып оештырыла. Җәмгыять директоры Руслан Шиһабетдиновның әйтүенә караганда, 15 кешелек әлеге коллектив бөртекле культуралар игү белән шөгыльләнә. Чит илдән кайтарылган төрле маркадагы 14 берәмлек техниканы эшләтү өчен механизаторларның да иң- иңнәре сайлап алынган. Алдагы елларда чәчүлек җирләрен тагын да арттырырга һәм машина- трактор паркының куатен күтәрергә уйлыйлар. Бу хакта Германиянең “Бекас” фирмасы белән элемтәгә керү планлаштырылган. -Үтеп баручы ел авыл хуҗалыгы өчен бик үк җайлы килмәсә дә, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 26 центнер уңыш җыеп алуга ирештек, ә 320 гектар мәйданны биләгән кышкы культураларның уңышы 32 центнер тәшкил итте. Алдагы 2014 елның да нинди буласын әйтә алмыйм. Шулай да, бердәм тырышып эшләгән очракта күркәм нәтиҗәләргә ирешүебезгә шик юк,- ди Руслан Альбертович. Җыелышта хезмәтчәннәрнең эш шартларын яхшырту турында да конкрет фикерләр әйтелде, һәрберсенә икешәр тонна арпа бирелде. Хезмәттә алдынгылык күрсәткән тракторчылар Владимир Митрофанов һәм Анатолий Матюшинны кыйммәтле телевизор һәм “Айфон” маркалы кәрәзле телефон белән бүләкләделәр. Җәмгыять директоры киңәшчесе Фәнис Баһаветдинов, механизатор Илмас Низамов та кыйммәтле бүләкләргә лаек булды. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов та җәмгыять директоры Руслан Шиһабетдиновка һәм аның киңәшчесе Фәнис Баһаветдиновка муниципаль район башлыгы Александр Шадриковның Рәхмәт Хатларын тапшырды, алдагы елларда да агро тармакта зур уңышларга ирешүләрен теләде. Рәсемдә: җыелышның иң күңелле мизгелләре- алдынгыларын бүләкләү булгандыр. Автор фотосы.
R.S. Азат Садыйков, Түбән Чәке авылы җирлеге башлыгы:- Соңгы елларда авылларыбыз зур үзгәрешләр кичерә. “Агротранспорт” җәмгыятенең оешуына да шатланырга гына кирәк. Җитештерү объектларыннан тыш, халкыбыз өчен социаль юнәлештәге биналар төзү дә планда бар. Аннан соң җирле бюджетка акча да керә. Николай Шишкин һәм Рәшит Фәхретдинов кебек фермерларыбыз да уңышлы гына эшләп торалар. 30 лап гаилә үз җирләрендә үзләре хезмәт куя, бөртекле культуралар, күпьеллык үлән үстерә. Тракторлар, комбайннар алдылар. Анатолий Хохлов белән Зөфәр Алимбеков яңа амбарлар төзеде. Кыскасы, безнең эшчән халкыбыз заман белән бер аякта атларга тырыша.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ