"Ана капиталы" арта

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

1 январьдан «Ана капиталы»  429 408 сумны тәшкил итәчәк.  Үткән елгыга  караганда индексацияләнеп, ул 20 мең сумга арткан.

2013 елда  әлеге программадан  4,7 миллион  россиялеләр  гаиләсе файдаланган.  Шуның  1,3 миллионы торакка булган кредитларын өлешчә каплаган, 630 меңе исә торак шартларын яхшыртуга ирешкән.

Район буенча 2013 елда “Ана капиталы” сертификаты 100 дән артык гаиләгә тапшырылган. Шулай ук, 100 дән артык гаилә аннан файдаланган. Башлыча  чүпрәлеләр  “Ана капиталы”н торак шартларын яхшыртуга тоткан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International