Чүпрәле район башлыгы Зәки Нури исемендәге премияләрне тапшырды

2014 елның 4 гыйнвары, шимбә

Талантлары белән аерымланучыларга районда Зәки Нури премиясе бирү каралган.

 

2013 елда  Зәки Нури премиясенә өч кандидат тәкъдим ителде.

1.Яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары нигезендә тәрбияләүдәге өлеше өчен-Алина Ахметова,  1 номерлы Иске Чүпрәле урта  мәктәбенең музыка укытучысы.

 2. Туган як  турында басылып чыккан язмалары  өчен- Әмир Сабирҗанов, республиканың атказанган агрономы хезмәт ветераны.

 3. “Мочәли авылының тарихы,  рухияте һәм шәхесләре” сәнгать нәшеренең проект җитәкчесе һәм идея авторлыгы өчен-Ильмир Измайлов, район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары).

Зәки Нури премиясен һәм Рәхмәт хатларын район башлыгы Александр Шадриков тапшырды.  Котлыйбыз, уңышлар телибез!

 

Гөлия Фәизова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International