Чүпрәле приюты балалары янында

2013 елның 30 декабре, дүшәмбе

Кыш бабай һәм Кар кызы белән беролектә Убидагы “Җылы йорт“ приюты балалары янына район башлыгы Александр Шадриков, Казан шәһәреннән эшмәкәр Илдус Вәлиуллов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов һәм тагын да кунаклар килде.

Балалар аларга үзләре ойрәнгән һөнәрләрне күрсәттеләр, уйнадылар, җырладылар, биеделәр, тапкырлыкта ярыштылар. Билгеле инде кунаклар да буш кул белән килмәгән иделәр, алар баларга Яңа ел бүләкләре тапшырды.

-Бу көннәрдә приютка килүчеләр бик күп,-ди приют директоры Зинаида Пелекейкина. – Һәркем балаларны шатландырырга, күчтәнәч тапшырырга тырыша. Без аларның һәркайсына рәхмәтлебез.

 

Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International