Чүпрәле эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче

2013 елның 27 декабре, җомга

Чүпрәле эчке эшләр бүлегендә яңа җитәкче

26 декабрь көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегендә оештыру мәсьәләсе буенча киңәйтелгән утырыш булды.

 

Аның эшендә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары Иван Китов, муниципаль район башлыгы Александр Шадриков һәм район суды рәисе Алсу Рәкыйпова  катнашты. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры боерыгы нигезендә, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы итеп полиция подполковнигы Марат Вячеслав улы Сибагатов, билгеләнде. Ул моңарчы республикабызның Ютазы районы буенча эчке эшләр бүлегендә полиция начальнигы хезмәтен башкарган. Аңа 34 яшь, гаиләле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International