Зур Аксу авылындагы 75 яшьлек Петр Данилов 80нән артык сарык асрый

2013 елның 27 декабре, җомга

Зур Аксу авылындагы 75 яшьлек Петр Данилов 80нән артык сарык асрый

Яшәгән ди бер бабай, булган ди аның өч улы... Бала вакытта әби-әни сөйләгән  әлеге  әкиятләрдә тырыш хезмәтнең  мул, бай  тормышка китерүе тасвирлана. Һәм, һәрберебез белә, әкият асылында да чынбарлык ята...

Зур Аксу авылында әлеге әкиятләрдәге сыман ике кыз һәм ике улына әти һәм оныкларына бабай булган, 75 яшьлек Петр Данилов яши. Даниловлар хуҗалыкларында бүген 2 баш тана, 3 баш сыер, 80нән артык  сарык(!) асрыйлар. Болардан тыш, ишегаллары  кош-корт белән тулы һәм йорт хуҗасы әле  умартачылык белән дә шөгыльләнә. Дөрес, соңгы елларда  умарталарга нидер булган–моны хуҗа “кул китте”  дип аңлата. Бер ел эчендә 30 баш умарта оясы юкка чыккан. Өч ел дәвамында бу эшне яңартмакчы булып караган Петр Моисеевич, әмма, уңышсыз.

Агымдагы елда Даниловлар өр-яңа, 30 метр озынлыктагы ике терлек сарае төзегәннәр. Аның берсендә бозаулар, сыерлар, ат; икенчесендә  сарык асрамакчы булалар. Сарыкларны исә  300 башка  җиткерергә исәпләре.  Сарайның берсе Петр Даниловның үз сызымнары буенча, икенче катка менәр өчен баскычлар белән эшләнгән.

–Икенче кат төрле файдалы үләннәрне киптерү өчен,-ди ул.

–Капкабыз юк, ә терлекләр өчен сарайны сокланырлык итеп төзибез. Сарай төзибез дә, йорт киңәйтәбез,-ди  тормыш иптәше Ольга, уенын-чынын бергә кушып.

Даниловларның үзләренең 100 гектардан артык җирләре бар. Җәй буе терлекләр өчен җитәрлек азык әзерләгәннәр.

–Җир эше күп тырышлык сорый, ялкауларны яратмый. Мәшәкате күп анысы, әмма кемгә җиңел хәзер. Әнә, авылда күбесе читкә китеп эшли. Акчаларының яртысы кайтадыр, өйдән чыгып китеп эшләүнең дә үз авырлыклары җитәрлек,-ди гаилә башлыгы.

Күпләр Петр Даниловның терлекчелек белән болай “җенләнүен” ахмаклык дип саный.

Болай диючеләр авылда да  җитәрлек, ди ул үзе дә.

Әмма гаилә башлыгының максаты да күзаллавы да башкача:

–Бар тырышлыгым яным-да ярдәмчеләрем, таянычым  булган улым һәм киленем, ике оныгымның киләчәкләре өчен. Нинди эшне генә алсаң да башлап җибәрүе бик авыр.

Үземнән соң аларга башлангыч калсын дим, җиңелрәк булыр.  Аннан хезмәтсез дә яши алмыйм.  Эш булгач, күңелле, авырарга да вакыт калмый, көн үткәне дә сизелми.

Ольга һәм Петр Даниловлар ачык күңеллеләр, тиз арада сүзгә килеп алалар, шунда ук онытып, янә көлеп,  сөйләшә башлыйлар. Икесе дә шушы авылдан, яшьли бергә кушылып, тормыш итәләр. Ольга гомере буе сыерлар сауган, Петр Данилов җитештерү өлкәсендә хезмәт куйган.  Өлкәнәеп килгәндә ул сыерларны саву авырдыр,- дигән соравыма каршы Петр абый “шуңа укыган бит ул” дип шаярта, ә Ольга апа исә һич ачуланмый.

Сүземне ни өчен әкияттән башлаганымны аңлагансыздыр.  Гадәттә, әбиле-әниле йортларны нурлы дибез. Ә менә Петр Даниловныкы кебек  балаларын,  оныкларын хезмәткә өйрәтеп үстерүче йортларны бай һәм мул тормышлы дип әйтер идем.

 

Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International