Иске Чүпрәле мәктәбе яңалыклары

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

12нче декабрьдә татар әдәбияты көне уңае белән Иске Чүпрәле мәктәбендә  Казан каласыннан мәртәбәле кунаклар килде. Филология фәннәре докторы, КФУ профессоры  Фоат Галимуллин,  Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан,  Татарстанның халык шагыйре Марсель Галиев, якташ шагыйребез  – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт  һ.б. бер төркем әдипләр белән очрашу бездә әйтеп бетермәслек матур тойгылар калдырды, чал тарихлы әдәбиятыбызга карата мәхәббәтебезне арттырды.           “Чүпрәле ул үзенең күренекле шәхесләре белән данлыклы. Якташларыгыз хакында әйбәт белүегез, алар белән горурлануыгыз бик сөенечле күренеш. Безнең иҗатыбызны да әйбәт белүегез икеләтә сөенеч”, – дип бәя бирде укучыларның сәламләвенә Зиннур Мансуров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International