Районда 15 чишмәне торгызасы бар

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Районда 15 чишмәне торгызасы бар

Чишмәнең саф суы сусауны гына басып калмый, тәнгә сихәт бирә, көч кертә. Аның янына туктап, бит- кулыңны юсаң, уч тутырып су эчсәң, өстән йөк төшкәндәй була, җиңеләеп каласың. Күрәсең, шуңадыр кешелек дөньясы элек-электән чишмәләргә игътибарлы булган. Аларны чистарту, төзекләндерү һәм тәрбияләп тору изге эш, әҗер-савап саналган.

Тереклек дөньясында чишмәләр зур урын тота. Алар иң мөһим гидрогеологик күрсәткеч булып та санала, табигатьнең экологик торышын да күрсәтә. 2000 нче еллар башында Татарстан Республикасында һәм районыбызда чишмәләрне архитектура-эстетик яктан төзекләндерү генә түгел, санитария-гигиена таләпләре ягыннан тәртипкә китерүдә дә шактый эшләр алып барылды. Даими рәвештә аларның бальнеологик, экологик, минерал составлары өйрәнелә. Хәзерге вакытта республикада дүрт меңгә якын, ә районда 32 чишмә исәпләнә. Санитария табибы ярдәмчесе Лилия Атауллованың әйтүенә караганда, шушы чишмәләрнең 17се төзек һәм алар халык кулланышында. Һәр авылда диярлек чишмәләр бар, гадәттә, алар кемнеңдер исеме белән атала. Күп очракта чишмәләр аны казып чыгарган, гомер буена чистартып, тәртиптә тоткан кешеләрнең исемен йөртә.

Диндә чишмәләр изге санала

Чишмә–Аллаһы Тәгалә биргән зур нигъмәт, чиста су. Еллар үтү белән аның кадерен тагын да аңларбыз әле. Чөнки пәйгамбәребез с.г.в.нең: “Кыямәт көненә таба алтын чыгар,су китәр”,-дигән хәдис-шәрифе бар. Хәер, бу сүзләр бүген үтәлә дә инде. Чиста су көннән-көн кими. “Тәбәрәк” сүрәсенең соңгы аятендә Алла Тәгалә: “Мин чиста суны әзәйтсәм, сезгә аны кем алып килеп бирер?”,- ди. Димәк, чишмәнең актуальлеге арта бара. Аны чистарту, су алу өчен уңайлы итүдән дә зур саваплы эш юк.

 Зәмзәм суы кайдан килеп чыккан?

Коръәни-Кәримдә бер кыйссаны искә төшерик.Ибраһим галәйһи вә сәлләмнең хатыны Хәҗәр Исмәгыйль галәйһи вә сәлләмне тапкач, Аллаһы Тәгалә Ибраһим галәйһи вә сәлләмгә хатынын һәм баласын Мәккә дигән җиргә алып барып куярга әмер кыла. Бу сахра уртасы була. Ибраһим галәйһи вә сәлләм хатыны белән баласын шунда калдырып китә. Янәшәдә Сафа һәм Мәрвә таулары була. Исмәгыйль ашыйсы, эчәсе килеп елый башлагач, Хәҗәр ана су эзләп китә. Башта Сафа тавына менеп, берәр җирдә су юкмы икәнен карый. Су күренмәгәч, йөгереп төшә дә, Мәрвәгә менеп китә. Шулай ике тау арасында чабып йөри. Бервакыт Исмәгыйль елаудан туктый. Хәҗәр ана аның янына килсә, аяк яныннан су чыккан була. Җәбраил фәрештә килеп шул урынга канаты белән суга һәм су чыга. Хәҗәр ана суны күргәч, тизрәк комны өя башлый. Бу урын чип-чиста сулы зур күлгә әйләнә. Аны Зәмзәм суы дип атыйлар. Еракта үтеп барган кәрван һавадагы кошларның җиргә төшеп-төшеп менүен күрә. Элек мондый хәл күзәтелмәгәч, барып карыйсы итәләр. Суны күргәч, Хәҗәр анадан шунда урнашырга рөхсәт сорыйлар. Ул каршы килми. Бүгенге Мәккә шәһәре шулай төзелә. Зәмзәм суы ничәмә еллардан бирле чыга һәм һәр ел миллионнарча хаҗилар аннан су ала, әмма ул кимеми. Су һаман да чиста, шифалы. Аны 70 төрле авырудан дәвалый диләр. Америкада яшәүче бер хатынның (ул христиан динендә була), үзендә начар авыру табылгач, Мәккә шәһәренә барып, зәмзәм суы эчеп дәвалануы мәгълүм. Ул кырык көн дәвамында авызына бернинди ризык капмыйча, шул суны гына эчеп торган.

Урфадагы чишмә

Төркиянең көньягында Урфа дигән шәһәр бар. Ул Әюп пәйгамбәр тарихы белән бәйле. Әюп пәйгамбәр 18 ел авырый. Аны хатыны белән шәһәр кырыена куып чыгаралар хәтта. Алар шунда мәгарә эчендә яшиләр. Көннәрдән бер көнне Әюп пәйгамбәр янына Аллагы Тәгалә әмере белән Җәбраил фәрештә килә һәм урыныннан торып аягы белән җиргә тибәргә куша. Әюп пәйгамбәр шулай эшли һәм бу урында чишмә бәреп чыга. Ул шул суны эчеп савыга. Әлеге чишмә хәзер дә бар диләр. Урфа шәһәренә аның суын эчеп дәваланырга бөтен дөньядан кешеләр килә икән. Ислам динендә су эчеп дәвалану хәерле гамәл.

Югары Чәкедә чишмә төзекләндерелде

Соңгы елларда гына да Зур Чынлыда, Татар Бизнәсендә–“Кыпыр бабай” һәм Югары Чәке авылында “Сабирә әби” чишмәләре яңа сулыш алды. Әлбәттә, чишмәләрне төзекләндерү өчен авылда башлап йөрүче, ”Егетләр, әйдәгез әле чишмәләрне тәртипкә китерик!”,- дип әйтүче, оештыручы кеше кирәк. Алдагы ике чишмә турында газетабызда язган идек инде. Ә менә соңгысы–“Сабирә әби” чишмәсе әле шушы көннәрдә генә төзекләндерелеп бетте. Авыл җирлеге башлыгы Азат Садыйковның әйтүенә караганда, әлеге эшне оештыручы Шамил Мөбинов булган. Бөтен чыгымнарны Казан каласында яшәүче, Россиянең атказанган икътисадчысы Венера Әхмәтова үз өстенә алган. Аның әнисе–Гөлшат, әтисе Наил Бадамшиннар тумышлары белән Югары Чәке авылыннан икән.

–“Сабирә әби” чишмәсе дип атауның хикмәте шунда, үткән гасырның илленче еллары ахырына кадәр, шушы урында Сәет исемле улы белән Сабирә әби яшәгән. Сугышның беренче көннәреннән яуга киткән иренә  исән-имин әйләнеп кайту насыйп булмаган. Шушы чишмәне алар гомере буе чистартып, төзекләндереп тордылар. Иске, Түбән һәм Югары Чәке авылларыннан килеп шуннан халык су ала иде. Составы ягыннан су күптөрле файдалы элементларга бай. Венера Наиловна шушы чишмәне яңадан казытып боҗралар салдырды, өске ягын матур иттереп төзекләндертте һәм ай куйдыртты,-ди Шамил Мөбинов.

Чишмәне төзекләндерү эшен ЗАО “Стройсервис“ җәмгыяте башкарган.

–Чишмәләрне төзекләндерү җиңел эш түгел,-ди Азат Вахитов –Исәпләп-санап, уйлап эшләргә кирәк, ялгышлык китсә чишмә юлын үзгәртергә мөмкин.

Түбән Чәке урта мәктәбе укучылары да әлеге эшкә үз өлешләрен керткән. Чишмә чыккан Кече Якла елгасының сул як яры буена 50 төптән артык җиләк-җимеш куаклары утыртканнар. Елганың икенче ярыннан суга килүче чуаш җиңгиләр дә: “Ай куелса ни, Алла барыбыз өчен дә бер”,-диләр. Бәлки, киләчәктә барлык чишмәләрне дә төзекләндерү эше тагын да җанланып китәр, алар арасында “Иң зәвык чишмә” конкурсы да оештырылыр әле. Моны бик күрәсе килә.

 

Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International