Чүпрәлегә язучылар килә

2013 елның 11 декабре, чәршәмбе

Татарстан республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов җитәкчелегендә районга иртәгә бертөркем язучылар килә.

 Алар төркемнәргә бүленеп, иртәнге якта Иске Кәкерле, Кече чынлы, Иске Чокалы, Шәйморза мәктәпләрендә укучылар, авыл активы белән очрашачак. Шундый ук очрашу көннең икенче яртысы-14 сәгатьтә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең актлар залында үтәчәк. Язучылар районда еш кунак түгел, очрашуларга рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International