МАХ мессенджерында йорт чатлары мәҗбүри булачак

2026 елның 9 феврале, дүшәмбе

2026 елның 1 сентябреннән башлап, идарәче компанияләр, торак милекчеләре ширкәтләре һәм торак кооперативлары Max Россия мессенджеры аша яшәүчеләр белән рәсми аралашу алып барырга тиеш булачак.

Торак кодексына тиешле төзәтмәләрне (2025 елның  29  декабрендәге 529-ФЗ номерлы "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм "Россия Федерациясе башкаласы статусы турында" Россия Федерациясе Законының 20 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" Федераль Законына) Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Бу элемтә ысулларының берсе генә булачак: традицион каналлар — шәхси алымнар, хатлар һәм телефон шалтыратулары да сакланачак.

Хезмәттәшлекнең мондый форматы халыкка сораулар җибәрергә һәм аларга рәсми рәвештә теркәлгән җаваплар алырга мөмкинлек бирәчәк, бу исә, үз чиратында, идарәчеләр эшенең ачыклыгын арттырачак һәм шикаятьләрне карауны контрольдә тотуны көчәйтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International