Район эксплуатация-газ хезмәте белгечләре үз киңәшләрен бирә:
Практика күрсәткәнчә, йорт эчендәге газ җиһазларына вакытында техник хезмәт күрсәтү сәламәтлек, мөлкәт югалту белән генә түгел, ә гомер белән дә бәйле очракларны минимумга җиткерергә сәләтле!
Газ исе сизгәндә, газ хезмәте хезмәткәрләре гражданнарга киңәш итә:
Районыбыз халкына торакларда һавадагы ягулык газлары һәм угар газы дәрәҗәсен контрольдә тоту өчен газ сигнализаторы урнаштыруны тәкъдим итәм. Җиһазның ябу клапаны белән җиһазландырылуына игътибар итегез. Газ агып чыккан яки янып бетү продуктларының концентрациясе артып киткән очракта, тавыш сигналы ишетелер, ә клапан газны ябачак. Сигнализаторның паспорты һәм сертификаты булырга тиеш, аны әлеге төр эшләргә рөхсәт ителгән оешмалар гына урнаштыра ала. Газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен үтәү - иминлек, үз гомерегезне һәм якыннарыгызның гомерен саклап калуның нигезе, - ди Чүпрәле РЭГС начальнигы Р.А. Сәбирҗанов.