Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Чепкас-Илмәт авылында махсус хәрби операция Герое истәлеген мәңгеләштерделәр

2025 елның 23 октябре, пәнҗешәмбе

Геройларыбызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

2025 елның 22 октябрендә Чепкас-Илмәт авылында махсус хәрби операция Герое Наил Сәйдәш улы Әхмәтов истәлегенә тантаналы чара узды.

Герой яшәгән йортка мемориаль такта куелды, ә ул укыган мәктәптә Хәтер мемориалы ачылды.

Тантанада Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова, «Форпост» берләшмәсе җитәкчесе Альберт Сөләйманов, Яшь армиячеләр, Чепкас-Илмәт мәктәбе һәм Чепкас-Никольск мәктәбе укучылары, педагоглары, геройның әнисе һәм әтисе, туганнары һәм якыннары катнашты.

Бу көнне ЛНР һәм ДХР территориясендә махсус хәрби операциядә хәрби бурычын намус белән үтәгән якташыбыз-герой турында күп җылы сүзләр әйтелде, герой турында горурланып укучылар сөйләде.

Илебез иминлеге сагында батырларча һәлак булучының якты истәлегенә бер минут тынлык урнашты.

- Без Ватаныбызны батырларча саклаган якташыбыз белән горурланабыз. Безнең геройларыбызны онытырга хакыбыз юк, алар безнең йөрәкләрдә, - дип мөрәҗәгать итте Айрат Фиркать улы чыгышы вакытында.

Чара барышында геройның әтисе һәм абыйсы чыгыш ясады. Алар район җитәкчелегенә, проектны оештыручыларга уллары һәм абыйлары истәлеген саклаулары өчен рәхмәт белдерделәр. 

Чара ахырында катнашучылар герой истәлегенә мәктәп мемориалы белән таныштылар, анда геройның шәхси әйберләре, бүләкләре, фотосурәтләре, армия альбомнары тупланган иде.

Әлеге чара 2025 елга яшьләр сәясәте өлкәсендә социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Алар безнең йөрәкләрдә» грантын гамәлгә ашыру кысаларында узды. Проектны Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының "Форпост" берләшмәсе гамәлгә ашыра. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.

Каһарманнарыбызны искә алу тантанасы районыбызның башка авылларында да шушы атнада һәм киләсе атнада узачак.

Белешмә
Наил Сәйдәш улы Әхмәтов 1969 елның 14 июнендә Чепкас-Илмәт авылында туган. 
1986 елда урта мәктәпне тәмамлап, Ульяновск шәһәренә укырга керә. 1987 елдан 1989 елга кадәр Әфганстан Республикасында Хәрби-Һава десант гаскәрләре сафларында хезмәт итә. Сугышчы-интернационалист. Бүләкләре: «Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка» медале, Сугышчан казанышлар өчен медале һәм Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруның истәлекле даталары буенча медальләре.
Армиядә хезмәт иткәннән соң Ульяновск шәһәрендәге «Авиастар» авиазаводында эшли. Аннары туган авылына кайта һәм шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Ул хәйриячелек белән шөгыльләнгән һәм күп кенә игелекле эшләрнең инициаторы булган, моның өчен авыл җирлеге администрациясеннән Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
махсус хәрби операциягә мобилизация башланганнан соң 2022 елның октябрендә ирекле контрактка кул куйя. «Алга» республика батальонында үз бурычын үти. 2023 елның февраль ахырында батальонны яңарту вакытында яшенә бәйле рәвештә хезмәттән азат ителә. 2 айдан соң кабат РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм Севастополь шәһәренең 810 бригадасында хезмәт итә.
2024 елның 11 гыйнварында Херсон өлкәсенең Крыньки авылын штурмлаганда 810 бригаданың десант-штурм ротасы составында батырларча һәлак була. «Батырлык» ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнә. 2024 елның 24 маенда Чепкас-Илмәт авылында җирләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International