Героебызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
2025 елның 22 октябрендә Яңа Әлмәле авылында махсус хәрби операция герое Алексей Алексеевич Аюгин истәлегенә тантаналы чара узды.
Герой яшәгән йортка мемориаль такта куелды, ә ул укыган мәктәптә Хәтер мемориалы ачылды.
Героебызны искә алу тантанасы «Алар безнең йөрәкләрдә» грант проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Авторы Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының "Форпост" берләшмәсе директоры Альберт Сөләйманов булган әлеге проект Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте муниципаль автономияле һәм бюджет учреждениеләренең социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру конкурсында җиңү яулады. Отылган грант ярдәмендә махсус хәрби операция геройлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү өчен барлык кирәкле әйберләр сатып алынды.
Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов, геройның туганнары һәм якыннары, яшь армиячеләр, педагоглар, мәктәп укучылары катнашты.
Яңа Әльмәле авылыннан Алексей Алексеевич Аюгин, Украинадагы махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.
Һәлак булучыны бер минут тынлык белән искә алып, тантанага җыелучылар мемориаль тактага һәм мәктәп мемориалына чәчәкләр салдылар.
Герой турында яхшы сүзләр генә әйтелде. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов Алексей Алексеевичның Ватаныбызны саклаганда батырлык һәм ныклык күрсәтүен, без андый геройларны онытмаска тиешлегебезне билгеләп үтте.
- Ул батырлык, кыюлык, каһарманлык һәм патриотизм үрнәге булып тора. Геройга Мәңгелек хәтер, - диде Айрат Фиркать улы.
Митингта чыгыш ясаучылар шулай ук без беркайчан да үз геройларыбыз турында онытмаска, аларны һәрвакыт истә тотарга тиеш, дип билгеләп үттеләр.
Яңа Әлмәле урта мәктәбе директоры Владимир Мискин һәм Алексей Аюгинның укытучысы Светлана Головина чыгыш ясап, герой турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар.
Мәктәп мемориалында геройның шәхси әйберләре, бүләкләре, фотосурәтләре тупланган.
Исегезгә төшерәбез, геройларыбызны искә алу тантанасы районыбызның башка авылларында да узачак.
Белешмә
Алексей Алексеевич Аюгин 1980 елның 22 гыйнварында туган һәм Яңа Әлмәле авылында яшәгән. 1997 елда мәктәпне тәмамлый. 1997-1998 елларда 90 нчы Чүпрәле һөнәр училищесында укый.
1998-2000 елларда Түбән Новгородта Россия армиясенең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә.
Армиядән соң хезмәт юлын туган колхозында башлый, 2023 елга кадәр шунда эшли.
2024 елның июнендә ул контрактка кул куя һәм махсус хәрби операция зонасына китә, 2024 елның 1 июлендә хәрби биремне үтәгәндә һәлак була. Аны "Аю" дип атаганнар. «Батырлык» ордены белән (үлгәннән соң) бүләкләнә.